Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт базарындагы вәзгыятьне кыскача анализлау

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 1 июленә Кама Тамагы районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 51 кеше тәшкил итте (2018 елның 1 июленә – 42 кеше).

2019 елның 1 июленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,65% тәшкил итте (2018 елның 1 июленә – 0,53%).

Эш бирүчеләр тарафыннан 2019 елның 1 июленә вакансияләр саны 97 берәмлек тәшкил итә (2018 елның 1 июленә – 69 берәмлек). Иң күп вакантлы эш урыннары Мәгариф (7 вакансия), эшкәртүче производство (24 вакансия), хезмәт күрсәтү, сәүдә һәм саклау (4 вакансия), авыл хуҗалыгы (5 вакансия), төзелеш (13 вакансия) тармакларында тәкъдим ителгән.

Бүгенге көндә машина йөртүчеләр, агрономнар, табиблар, бухгалтерлар, сатучылар, укытучылар, юристлар аеруча кирәк.

2019 елның 1 июленә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты вакансияләр буенча 0,5 кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International