ТР яшьләр сәясәте лидерлары арасында торак алуга Конкурс
«Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурс үткәрә.
Конкурс ел саен Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге (35 яшькә кадәрге галимнәр), торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнар рөхсәт ителә. Мөрәҗәгать итүченең яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.
Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел.: 8(986)710-88-15, e-mail: mol_ipoteka@mail.ru.