Балык тоту туризмын үстерү буенча киңәшмә

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 3 июлендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында балыкчылык туризмын үстерү буенча киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, рәис урынбасары Сәетова Лиана Марсель кызы, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы катнашты.

Киңәшмә Кама Тамагы муниципаль районында балыкчылык туризмын үстерү максатларында оештырылды. Чарада «Курай», «Кама просторы», «Клевое местечко», «Тәмте», «өч Яр», «Идел-Волга» кунакханәләре һәм Балык тоту-туристлык базалары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында гамәлдәге проблемалар турында фикер алыштылар, «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 июлендәге 522 номерлы карары) гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында балыкчылык туризмы шартларын яхшыртуга ярдәм итүче инфраструктураны үстерү мәсьәләләре күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International