“Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Юл тамгалары һәрвакыт!” танып-белү уены

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юл тамгаларын һәрвакыт истә тот!" дип исемләнгән автоинспекция хезмәткәрләренең-ГАИ көне (РФ ЭЭМ ЮХИДИ)  һөнәри бәйрәменә багышлап әдәби-танып-белү уены оештырдылар.

Чара барышында балалар юл билгеләре иленә сәяхәт ясадылар, шигырьләр тыңладылар, юл йөрү кагыйдәләре турында табышмаклар чиштеләр, «Юл билгесен тупла» дигән уеннар уйнадылар һәм танып-белү викторинасында катнаштылар. Юл йөрү кагыйдәләре турында китаплар тәкъдим ителде. Балалар светофорның ни өчен хезмәт итүен, якын баручы автомобиль алдыннан юлга чыгу ярамаганын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International