Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә Донор көне

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

2019 елның 11 июлендә, 9: 00-14: 00 Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә - Донор көне.

Россия Федерациясенең 18 яшьтән өлкәнрәк сәламәт гражданы донор була ала.

Кан тапшырганчы 48 сәгать кала алкоголь эчәргә, ә 72 сәгать эчендә аспирин һәм анальгетиклар булган дарулар кабул итәргә ярамый.

Барлык теләүчеләрне дә катнашырга чакырабыз. Үзең белән паспорт алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International