Бүген, 2019 елның 4 июлендә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы 2019/2020 елның ягу чорына торак-коммуналь хуҗалык объектларын әзерләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында республика штабы утырышын үткәрде, анда Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы катнашты.
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең 2019/2020 елгы җылылык чорына торак фондын әзерләү сыйфатын контрольдә тотуны һәм күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү буенча эше турында
2. Җылылык энергиясен кулланучыларның 2019/2020 елгы җылылык чорына әзерлек актларын алу буенча эш планы һәм Әлмәт, Нурлат, Әлки, Аксубай, Яшел Үзән муниципаль районнарының әзерлек паспортлары турында.