Район авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2019 елның 5 июле, җомга

Бүген, 2019 елның 5 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында районның авыл җирлекләре башлыклары, Сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, ТКХ, энергия белән тәэмин итү җитәкчеләре һәм белгечләре белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы катнашында киңәшмә узды.

Авыл җирлекләре башлыклары алдында торган проблемалар һәм бурычлар, аларны хәл итү юллары, шулай ук «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында районда «Авыл территорияләренең заманча йөзе» максатчан программасын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International