2019 елның 20 июлендә Питрәч районының Питрәч авылында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең авыл яшьләрен үз территорияләрен икътисадый һәм социаль үстерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Скорлупино» Бөтенроссия фестивале узачак.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм муниципаль берәмлекләренең яшьләр командалары арасында ярышлар «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты катнашында «Скорлупино-2019г.» Бөтенроссия фестивале кысаларында уздырыла.
Чараның максаты-Татарстан Республикасы яшьләре арасында дустанә элемтәләрне ныгыту.
Анда катнашырга агросәнәгать комплексында эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Команда составы 5 кыз+5 егет.
Уздыру датасы һәм урыны: 2019 елның 20 июле, ТР, Питрәч муниципаль районы, Питрәч авылы. Чара 13: 00 сәгатьтә башлана.
Катнашу өчен гаризалар 2019 елның 12 июленә кадәр электрон адреска кабул ителә: o.pest2010@yandex.ru гариза формасы буенча (Фото теркәлә).
Яшьләр командасының фестивальдә катнашуы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү критерие буларак кертелгән.
Фестиваль турында тулырак мәгълүматны рәсми сайтта алырга мөмкин https://скорлупино.рф һәм 8 (843) 221-75-97 телефоны буенча. Электрон почта адресы: amo-rt@mail.ru.