7 июль - диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне

2019 елның 6 июле, шимбә

Кадерле диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре!

       Ел саен июльнең беренче якшәмбесендә без бик матур бәйрәм – диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Бу-традицияләрне, бүгенге көндәге иң яңа казанышларны, батыр һәм хезмәт сөючән, кыю һәм энергияле, үз эшенең чын профессионалларын үз эченә алган үзенчәлекле көн. Сезнең хезмәтегез иң ихлас сүзләргә һәм соклануга лаек.  Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көнендә без бу һөнәр белән бәйле кешеләрнең җиңел булмаган хезмәте һәм даими батырлыгы турында горурланып искә алабыз. Мин ышанам, Сез киләчәктә дә алда торган бурычларны гамәлгә ашыру өчен бөтен көчегезне куерсыз.
      Бу бәйрәм көнендә без сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлап, иң яхшысын телибез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек, производствода яңа казанышлар телим!


Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы  Н.А. Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International