2019 елның 8 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
1. Районның гомуми белем бирү оешмалары чыгарылыш укучылары тарафыннан БДИ һәм ДЙА тапшыру нәтиҗәләре турында «Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Гимадеева Елена Александровна чыгыш ясады.
2. Кама Тамагы муниципаль районының ирекле янгын сагы торышы турында «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отряды» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең 116 янгын бүлеге башлыгы Сычев Роман Александрович сөйләде.
3. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад һәм территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Хәлилова Энҗе Рифат кызы район предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан яфрак азык әзерләүнең барышы турында сөйләде.
4. «Булгария» теплоходында һәлак булганнар истәлегенә үткәрелгән матәм чарасы турында мәгълүмат белән Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады.
5. Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич үзенең докладында берничә сорау күтәрде:
- Җирле әһәмияттәге юлларны исәпкә кую турында;
- Торак пунктларда су белән тәэмин итү объектларын теркәү барышы турында.