Бүген, 2019 елның 8 июлендә, Үзәк китапханәнең бинасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру темасына Форсайт сессиясе узды.
«Яшьләр хөкүмәте көне» - муниципалитетның дәүләт яшьләр сәясәтенең стратегик бурычлары буенча форсайт-сессиядән гыйбарәт күчмә чара.
2017 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте тарафыннан муниципаль берәмлекләрдә яшәүче яшьләр белән «Муниципаль берәмлектә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте көне» проекты кысаларында актив эш алып барыла.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, милли проектлар - 2024 ел ахырына кадәр ил үсешенең өстенлекле юнәлешләре, һәм яшьләрне милли проектларның роле турында фикер алышуга җәлеп итү мөһим һәм иң мөһиме һәр милли проектны тормышка ашыруда яшьләрнең роле турында фикер алышуга җәлеп итү мөһим.