Кама Тамагында Людвигслуст тугандаш шәһәреннән балалар кунакка килде

2019 елның 9 июле, сишәмбе

29 июньдә Кама Тамагына Людвигслуст тугандаш шәһәрдән бер төркем балалар килде, быел Кама Тамагы районына 14 мәктәп укучысы һәм 4 озата баручы килде. Балалар «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында яшәделәр.

Безнең районда булганда Людвигслуст кунаклары Яшьләр көненә багышланган бәйрәмдә катнаштылар, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Н.А. белән очраштылар, Кама Тамагы буйлап экскурсия белән район музеенда, үзәк мәчеттә, чиркәүдә булдылар.

Озын аланга экскурсия, Тәтеш шәһәренең балык музеена, «Булгария» теплоходы һәлакәте вакытында һәлак булганнарга мемориалда, Иннополиска, Свияжск шәһәренә экскурсия оештырылды. Антоновка авылында Алман хәрби әсирләренең каберләрендә булдылар. Татарстан Республикасы Кама Тамагы районының Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә сувенирлар әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар. Идел буенда экологик десант катнаштылар. «Салават күпере» һәм «Кояшкай» балалар бакчаларында булдылар.

Алман яшьләр делегациясе Буа шәһәрендә Боз сараенда булды. Балалар һәм өлкәннәр рәхәтләнеп тимераякта шудылар.

График бик бай булды.

Бүген, 9 июльдә, саубуллашу кичәсе булачак. Германия балалары безнең районда уңай тәэсирләр алдылар, Кама Тамагы да аларда яхшы тәэсир калдырдылар, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International