2019 елның 6 июлендә Куйбышев Затон штп Елгачылар көнен һәм Бистә көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм чарасын Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов ачып җибәрде, бистә халкын бистә көне һәм Елгачылар көне белән котлады.
Аннары җыелучыларны бәйрәм белән Куйбышев Затоны штп башлыгы Ефимов Николай Борисович котлады.
РБФ Куйбышев ис. тантаналы шартларда иң яхшы хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары һәм акчалата премия белән бүләкләделәр.
Куйбышев Затонында яшәүчеләрне һәм кунакларны үзешчән сәнгать артистлары сөендерде, балалар өчен күңел ачу аттракционнары, халык уеннары, спорт ярышлары булды.
Бәйрәм кичке дискотека һәм матур салют белән тәмамланды.