Район Башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 9 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Ярларны ныгыту, җир кишәрлеген рәсмиләштерү, торак бирү, йортларны үзәк су белән тәэмин итүгә тоташтыру һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнарның 5 мөрәҗәгате каралды.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтән гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итә.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International