Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ярдәмендә «Яшүсмер-2019» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында, Чүпрәле районы территориясендә урнашкан «Галактика балалары» Республика палаткалы лагеренда оештырылган балаларның җәйге ялы һәм сәламәтләндерү тәмамланды.
Сәфәрдән балалар күтәренке күңел, яңа тәэсирләр һәм яңа дуслар белән кабат очрашу өметләре белән кайттылар.