Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Россия почтасы зур һәм данлыклы тарихка ия. Хәзерге вакытта, мәгълүмат технологияләре көчле үсүгә карамастан, почта элемтәсе аралашу чарасы булып кала. Ул төп тарихи бурычны – почта китерү генә түгел, ә халыкка почта җибәрүләрен кабул итү, массакүләм мәгълүмат чараларына язылу рәсмиләштерү, кредитларны түләү, салымнар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, пенсияләр һәм социаль пособиеләр түләү хезмәтләрен тәкъдим итә.
Почта аша үз эшенә фидакарь бирелгән чын энтузиастлар эшли. Сезнең игелеклелек, пөхтәлек, хезмәт сөючәнлегегез иң югары мактауга лаек.
Хөрмәтле почта хезмәткәрләре, авыл халкына шундый кирәкле хезмәт – көндәлек һәм катлаулы, әмма безнең район халкына шундый кирәкле хезмәт күрсәтүегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов