Бүген, 2019 елның 15 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәйтелгән утырыш, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 2019 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Вәлиев Илфат Илдар улы чыгыш ясады.
Муниципаль район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эше, 2019 елның II яртыеллыгына планнар һәм бурычлар турында Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Хөснетдинов Илназ Хәлим улы сөйләде.
Кама Тамагы муниципаль районының Милек һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Головин Сергей Валерьевич темалар буенча доклад белән чыгыш ясады:
- Җирле әһәмияттәге юлларны исәпкә кую турында;
- Торак пунктларда су белән тәэмин итү объектларын теркәү барышы турында.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов узган утырышлар барышында фикер алышына торган түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде: 11 июль көнне Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә узган Донор көне нәтиҗәләре турында; районда үзмәшгульләрне теркәү зарурлыгы турында; районның авыл җирлекләрендә хуҗасыз яки ташландык объектлар һәм алар тирәсендә төзәлмәгән территорияләр булу турында, һ.б.
Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты Җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы агымдагы елның сентябрь аенда ТР Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан районның авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын оештыру мәсьәләсе буенча чыгыш ясады.
Сөйки авыл җирлеге башлыгы Никитин Василий Павлович Сөйки авылында яшәүче өлкән кешене югалту турында игълан итте. Өлкән яшьтәге ир-ат, яше: 81 яшь, югары, 180 см чамасы, чаңгы таякына охшаган терәк белән, соры төстәге пиджакка, кара төстәге резин итекләр, трикога киенгән.