14 июль көнне Кама Тамагы штп Үзәк стадионда футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге (Беренче лига) кысаларында чираттагы футбол матчы узды. Безнең «Кама» командасы Минзәлә шәһәреннән «Минзәлә» командасын кабул итте. Матч безнең файдага 2-1 исәбе белән тәмамланды. Котлыйбыз!
Киләсе уен 27 июльдә Биектаудан «Эверест» командасы белән узачак.
Барыгызны да Үзәк стадионда көтәбез!