15 июльдә кичке 5тә чокырда бер көн элек өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган 81 яшьлек инвалид табылган.
116 нчы ПСЧ хезмәткәрләре, 1 нче ЗПСО коткаручылары волонтерлар белән берлектә якындагы торак пунктларны, 20 кв. км мәйданда урманны һәм якындагы чокырларны тикшерделәр. Эзләү иртәдән үк башланды, аларда ГТХМ хезмәткәрләре, кинологлар, волонтерлар, авыл җирлеге башлыгы, район җитәкчелеге һәм шәхсән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты. 16.35 тә авылдан ике км ераклыкта юлдан адашкан пенсионер ачыкланган. Өлкән ирне соңрак Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә озаттылар.