“Кыр сукмагы” - мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен библиомикс

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Җәйге каникул көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче «Радуга» балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен (тәрбиячеләре: Будилова О. Е., Вазыхова Г. М., Загирова К. Р.) библиомикс үткәрделәр. "Үги ана яфрагы", “Түндербаш",“Бака яфрагы", "Сары мәтрүшкә"," Мең яфрак", "Гөлбадран» һ.б. мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үсемлекләр турында кызыклы хикәяләр белән таныштырдылар.

Автор ярдәме белән яшь укучыларыбыз кырга, күлгә виртуаль сәяхәт ясадылар, үләннәрдән һәм чәчәкләрдән хуш исле ис алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International