Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш визиты

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның 24 июлендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г. Л. Удачинаның Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина белән берлектә эш визиты планлаштырылган.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш визиты барышында Кама Тамагы муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак, Кама Тамагы муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләренә барып, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышы уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International