Бүген, 2019 елның 22 июлендә, Кама Тамагы районында эш визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы генераль директоры Айдар Раиф улы Салихов булып киттеләр. Муниципаль район Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы белән берлектә чара узды:
- «Камамбер» ҖЧҖдә булу (җитәкчесе Насыйров Алмаз Альберт улы. Ак күгәрекле йомшак сырлар җитештерү буенча Завод);
- Ялалетдинов КФХында булу (Ялалетдинов Айрат Ришат улы. Йөземлек);
- РБФ Куйбышев исем. ЯАҖдә булу (Директоры-Тюшевский Олег Александрович. Суднолар ремонтлау заводы);
- «Гипсовая Компания»ҖЧҖнә булу (директоры Корнянен Максим Евгеньевич. Гипс ташын чыгару, гипсокартон битләре, пазлы-тешле плитәләр, коры төзелеш катнашмалары җитештерү).
Шулай ук Фәрит Солтан улы һәм Айдар Раиф улы К.Маркс ур., 104 нче йорт адресы буенча урнашкан үзмәшгуль гражданнар (шиномонтаж, фотопечата, бакча техникасын ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүче) белән очрашуы оештырылды.