Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Кама Тамагында булды

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 24 июлендә, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина белән берлектә Кама Тамагы муниципаль районына эш визиты белән булды.

Делегация составына шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлекчәсе ДУ идарәчесе Лоханов Павел Николаевич, Татарстан Республикасы прокуратурасының Балигъ булмаганнар һәм яшьләргә карата законнар үтәлешен күзәтү бүлеге җитәкчесе Максутов Фәрит Дилшат улы, Массалимов Ильяс Габделхәй улы, Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Югары Ослан районара бүлеге җитәкчесе Шәмсетдинов Рунар Рафик улы керде.

Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эш визиты барышында Кама Тамагы муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләренә бару һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын уздыру оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International