Район балалар китапханәсе китапханәчеләре «Волжанка» балаларны сәламәтләндерү палаткалы лагерында «Балалар өчен вакытлы басмалар» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Вакытлы матбугат турында, газетаның үсеш тарихы, журналдан нәрсә белән аерылуы, балалар журналларының төрлелеге турында сөйләделәр, шулай ук балалар өчен иң танылган «Мурзилка» журналының (2019 елда 95 яшен тутырган) кайбер мәкаләләренә күзәтү ясадылар.