«Волжанка» палаткалы лагеренда ФКУ «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ял итүче балалар һәм вожатыйлар белән очрашты

2019 елның 26 июле, җомга

Җәйге су коену чорында су объектларында кешеләр тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм «Минем куркынычсыз җәй» Бөтенроссия акциясен үткәрү белән бәйле рәвештә, «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан билгеле бер эш алып барыла.

2019 елның 23 июлендә 11 сәгатьтә Кама Тамагы МР Олы Салтык авылында урнашкан «Волжанка» палаткалы лагеренда «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы, Нияз Нуриев ял итүче балалар һәм вожатыйлар белән очрашты.

Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, җәйге су коену чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 25 кеше катнашты.

Очрашуның максаты - бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга күңелле ял һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

«Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International