29 июль - Халыкара юлбарыс көнендә Район балалар китапханәсе һәм Кама Тамагы муниципаль районының «Радуга» 1 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркем балалары өчен «Юлбарыслык көне» үткәрделәр. Тәрбиячеләр О.Е.Будилова, Е.А.Сычева, К.Р.Загирова, Г.М.Вазыйхова балалар белән шигырьләр өйрәнделәр, ә китапханәчеләр балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, шулай ук кызыклы уеннар белән таныштырдылар. Бәйрәм музыка җитәкчесе Г.И.Миргалиеваның күңелле аккомпанементы астында узды.