Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

2019 елның 29 июлендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.

Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре сораулары буенча Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Головин Валерьевич чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Вафин Рәис Фәрит улы «Мәгълүмат стендларын урнаштыру буенча мәгълүмат бирү турында», «Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында», «Документлар әйләнешендә үтәү билгеләрен үз вакытында тутыру турында» доклад белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы Рәисе Ногманова Марина Александровна үзара салым акчаларын үзләштерү буенча эшне көчәйтү кирәклеге турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International