Бүген, 2019 елның 30 июлендә, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Барлыгы җир кишәрлеген теркәү, төзелмәләрне рәсмиләштерү, торак бирү һәм башка мәсьәләләр буенча гражданнардан 6 мөрәҗәгать каралды.
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә, мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.
Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.