Татарстан Республикасы милли проектларны гамәлгә ашыруга актив кушылды. «Демография» проекты актив тормышка ашырыла торган милли проектларның берсе булып тора. Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы «Демография» илкүләм проекты кысаларында өч төбәк проекты җитәкчесе булып чыгыш ясарга вәкаләтле:
1. «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» проекты);
2. «Хатын – кызларны эш белән тәэмин итүгә булышлык күрсәтү-Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» проекты;
3. «Өлкән буын «өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм күрсәтү программасын эшләү һәм тормышка ашыру» проекты.
«Демография» милли проектының максаты булып халык санының тотрыклы табигый артуын тәэмин итү, шулай ук сәламәт яшәү дәвамлылыгын арттыру, эшкә яраклы яшьтәге халыкның үлем-китемне киметү, туучылар санының суммар коэффициентын арттыру тора.
Тулырак мәгълүмат белән Сез Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында таныша аласыз (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/natsionalniy-proekt-demografiya.htm)