2019 елның 6 августында Кама Тамагы муниципаль районы прокуратурасында - Бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көне

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Прокурорының «Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында бөтенроссия эшкуарларны кабул итү көнен уздыруны оештыру турында» 2019 елның 31 гыйнварындагы 6/20р номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2019 елның 6 августында Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын кабул итүнең чираттагы көне узачак.

Кама Тамагы районы прокуратурасында эшкуарларны кабул итү 08.00 дән 17.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы ш.т. б., К. Маркс ур., 1 йорт.

Белешмәләр өчен телефон 2-14-73.

Кама Тамагы районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International