8 августта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы барлык теләүчеләрне 2019 елның 8 августында вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Кама Тамагы штп, К.Маркс ур., 4 йорт адресы буенча 10: 00 дән 12:00 гә кадәр район мәдәният йортында узачак.

Вакансияләр ярминкәсендә сез вакансияләр банкы белән таныша, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән бушлай консультацияләр ала, эш бирүчеләр белән очраша аласыз. Шулай ук сезнең кызыксынуыгызга һәм сәләтләрегезгә туры килә торган һөнәри өлкәне билгеләү өчен профессиональ ориентацияне узу мөмкинлеге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International