Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Мин күңелле карапуз – тәмле, шатлыклы карбыз!» дигән чара үткәрделәр. Балалар чара барышында карбыз төрле формалары, әлеге җиләкнең төрле сортлары һәм чәчәк атулары турында белделәр. Карбыз белән уеннар үткәрелде. Табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, карбыз турында мультфильм карадылар. Чара ахырында балаларны карбыз кәнфитләре белән сыйладылар.