Келәнче һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы

2019 елның 2 августы, җомга

2019 елның 1 августында Кама Тамагы муниципаль районында Келәнче, аннары Олы Салтык авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары узды.

Гражданнар җыеннарында беренчеләрдән булып авыл җирлекләре башлыклары (Келәнче авыл җирлегендә Кадыйров Дамир Габделхәй улы, Олы Салтык авыл җирлегендә Ибатов Хәлим Хәмидулла улы) җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру 2019 елның 1 яртыеллыгында башкарылган эшләр, җирлек территориясендә үзара салым акчаларыннан файдалану һәм бурычлар турында чыгыш ясадылар.

2019 елда авыл хуҗалыгы эшләренең барышы турында мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре Ишмиев Ринат Хәлим улы, Сафин Самат Рәфгать улы һәм «Бортасы» АФ ҖЧҖ директоры Вәгыйзов Илгиз Илдус улы чыгыш ясадылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы «Районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында» дигән темага чыгыш ясады.

Лукин Виталий Юрьевич - Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле, җыелучыларга эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары һәм районда үзмәшгуль кешеләрне теркәү турында мәгълүмат җиткерде.

«Кама Тамагы РҮХ» ДАССОның баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы диспансерлаштыруны узуның кирәклеге турында, бигрәк тә пенсия яшендәге халык, авыруларны иртә диагностикалау исәбенә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен чыгыш ясады.

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Илмир Илдус улы Гыйльметдинов 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат бирде.

Гражданнар җыелышының нәтиҗәсе булып, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгышы булды. Бирелгән слайдларда яшәүчеләр 2019 елның 1 яртыеллыгында башкарылган һәм район җирлекләре территориясендә алып барыла торган эшләр турында мәгълүмат белән ачыктан-ачык таныша алдылар.

Шулай ук муниципаль район Башлыгы Олы Салтык авыл җирлегендә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International