«Демография» милли проектының «өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, гражданнарның санлы грамоталылыгын арттыру максатларында, «Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ базасында гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү программалары буенча (1964 ел – 1968 еллар; 1959 ел-1963 еллар ир-атлары) мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә бушлай укыту оештырылды.
Әлеге программаларны үзләштерү тыңлаучыларга цифрлы күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен арттырырга, җитештерүне диверсификацияләү, күп кенә өлкәләрдә яңа технологик юнәлешләр формалаштыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Атнага 4 тапкыр кичке вакытта шөгыльләнергә кирәк булачак. Уку озынлыгы - 72 сәгать. Махсус укулар узган сертификацияле экспертлар һәм техникум укытучылары укытачак.
Уку тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендәге квалификацияне күтәрү турында таныклык бирелә. Демонстрацион имтиханны уңышлы узган тыңлаучыларга өстәмә рәвештә WorldSkills стандартлары буенча халыкара үрнәктәге паспорт-Skills биреләчәк.
10 кешедән торган тыңлаучылар төркемен формалаштыру шарты белән күчмә курслар оештырылачак. Гаризалар 26 августка кадәр сайтта кабул ителә https://50plus.worldskills.ru/ яки (843) 203-555 (өстәмә 203).