Кама Тамагы муниципаль районында «Безнең ишегалды» милли проектын тормышка ашыру

2019 елның 2 августы, җомга

Кама Тамагы штп Дзержинский урамындагы бер йортта яшәүчеләрнең җыелышы вакытында күпфатирлы йорт яны территориясен төзекләндерү темасын фикерләштеләр. Җыелышта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Сәетова Алсу Шакирҗан кызы, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов катнашты.

Очрашу ишегалдында узды, анда яшәүчеләр катнашында «Безнең ишегалды»проекты кысаларында йорт яны территориясен төзекләндерү мөмкинлеге карала.

Проектның идеясе - Татарстан Республикасы территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре буенча фикер алышуга иҗади якын килергә тәкъдим итү. Бу ишегалды мәйданчыкларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр булдыру гына түгел, ә халыкның игътибарын ишегалды территориясенә сак караш, күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт атмосферасы булдыру кирәклегенә юнәлтергә мөмкинлек бирәчәк.

«Күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең конструктив тәкъдимнәре һәм теләкләре, һичшиксез, исәпкә алыначак», - дип ассызыклады Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альбертович Вазыйхов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International