2019 елның 2 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында социаль өлкә һәм Пенсия фонды хезмәт коллективлары белән очрашулар узды.
Очрашу "Кама Таңнары" социаль ярдәм үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы бинасында узды.
Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры ярдәмчесе Сәетова Алсу Шакирҗан кызы, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әхәт улы катнашты.