Бүген, 2019 елның 3 августында, Кама Тамагы районының иң матур урыннарының берсендә, Кармалка елгасы ярында бишенче тапкыр «Волга-Кама» Балык тоту чемпионаты һәм"Кама уха" фестивале узды.
Чемпионат иртәнге сәгать 4тә балыкчыларның 7 экипажы теркәлгәннән соң старт алды.
Балык тотуга йомгак ясаганнан соң тотылган балыкларның авырлыгы 23 кг 600 гр тәшкил итте. ә урыннар түбәндәгечә бүленде: «Биоресурсларны саклаган өчен» номинациясендә иң кечкенә тоткарлаган өчен икенче «Три берега» командасы экипажы бүләк алды. «Три берега-3» командасы экипажы Дмитриев Александр, Романцов Арсений һәм Самойлов Александр 1 кг 100 граммлы иң эре судакны эләктерде. Ә Чемпионатта «Три берега-1» командасы экипажы: Зубачек Артем, Борисов Максим һәм Елизаров Андрей җиңде.