2019 елның 20 сентябренә кадәр Кама Тамагы штп Туфан Миңнуллин паркында һәр җомга һәм шимбә көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы авыл һәм шәһәр җирлекләренең иҗат коллективлары чыгышлары планлаштырылган.
2019 елның 2 августында чираттагы иҗади очрашу узды. Җыелучылар алдында Балтач мәдәният йорты һәм Кече Карамалы мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады. Алар хис-тойгылар, җыр-моңнар белән, талантлы чыгыш белән баетылган искиткеч концерт программасы әзерләделәр.
Т. Миңнуллин паркындагы концертлар инде традициягә әйләнде һәм халык күбрәк җыела. Халык өчен күчмә сәүдә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итә.
3 август - Сөйки мәдәният йорты иҗат коллективы чыгышы.
Барлык теләүчеләрне чакырабыз!