Кече Салтык авыл китапханәсендә китап укучы яшьләр өчен «Идел» журналының презентациясе узды. Китапханәче «Идел» журналының республика әдәби – сәнгать, иҗтимагый-публицистик басмасы булуы турында сөйләде. 1989 елның июленнән чыга һәм быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Киң даирә укучыларга, бигрәк тә яшьләргә йөз тота. Ике телдә: рус һәм татар телләрендә, шул исәптән Интернетта да чыга. Бу чарага китапханә фондыннан «Идел-яшьләр журналлары» дигән күргәзмә оештырылган иде.