Яңасала авыл китапханәсе Ялкын журналының битләре буйлап «Ялкын журналлары безнең белән» дигән экскурсия оештырды. Чарада катнашучыларга бу елның март аенда журнал үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтүен, журналның тарихы, төп сәхифәләре, журналны бастыру эшендә турыдан-туры катнашучы кешеләр турында сөйләделәр. Чара барышында балалар әдәби конкурсларда катнаштылар һәм журналның яңа басмалары белән таныштылар.