8 август-Бөтендөнья мәчеләр көне. Бу дата уңаеннан Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Песи – оригами» дигән мастер - класс үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну һәм теләк белән төсле кәгазьдән мәче ясадылар, мәчеләр турында укыган китаплар белән уртаклаштылар, яраткан песиләре турында сөйләделәр, «Песи янында кунакта» викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук чарага «Песи китап тышлыгында» китап күргәзмәсе оештырылды , анда балалар китапларының койрыклы персонажлары тәкъдим ителде.