2019 елның 10 августында 10:00 сәгатьтә Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсенең Үзәк стадионында "Физкультурачы көне" Бөтенроссия бәйрәменең 80 еллыгына багышланган чара узачак.
Әлеге чара кысаларында мини-футбол өчен яңа мәйданчык ачу,районның иң яхшы физкультурачыларын бүләкләү,спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында мини-футбол буенча турнир, шулай ук Кама Тамагы муниципаль районында физкультурачылар Көненә багышланган Спартакиада үткәрү планлаштырыла.
Барлык теләүчеләрне чарада актив катнашырга чакырабыз.