Александр Волковның «Зөбәрҗәт шәһәр Тылсымчысы» китабының 80 еллыгы уңаеннан Кече Салтык авыл китапханәсендә «Могҗизалы, зөбәрҗәт шәһәр» дип исемләнгән библиоэкскурсия узды. Балалар китап белән таныштылар, аны америка язучысы Л.Ф. Баумның «Оз иленнән Тылсымчы» исемле оригиналь версиясе белән чагыштырдылар. Китапханәче А.Волков китапларының төрле басмаларын күрсәтте, балалар рәссамнарның рәсемнәрен тигезләделәр. Чара белгечләр конкурсы белән тәмамланды.