​Михаил Зощенконың балалар өчен хикәяләре

2019 елның 9 августы, җомга

Район балалар китапханәсендә Михаил Зощенконың тууына 125 ел тулуга багышланган «Балалар өчен Зощенко хикәяләре» дип исемләнгән кычкырып укулар узды. Чарада катнашучылар авторның биографиясе белән таныштылар, «Капларга кирәкми», «Чыршы», «Мин гаепле түгел», «Әбием бүләге» хикәяләрен укыдылар, шуннан соң балалар һәр әсәр турында фикер алыштылар. Шулай ук чарага электрон презентация әзерләнгән иде, анда балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International