Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары

2019 елның 10 августы, шимбә

2019 елның 9 августында Кама Тамагы муниципаль районында Иске Барыш һәм Иске Казиле авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары узды.

Халык җыеннарында иң беренче булып авыл җирлекләре башлыклары (Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы, Сәгъдиев Илдус Хатыйп улы) җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2019 елның 1 яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларын исәпкә алып, бурычлар турында чыгыш ясадылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Лукин Виталий Юрьевич-Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкиле, җыелучыларга эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары һәм районда үзмәшгуль кешеләрне теркәү турында мәгълүмат җиткерде.

Гражданнар җыелышының нәтиҗәсе булып, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны тормышка ашыру һәм районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында чыгышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International