2019 елның 10 августында Кама Тамагы штп Үзәк стадионында "Физкультурачы көне" Бөтенроссия бәйрәменең 80 еллыгына багышланган чара узды.
Әлеге чара кысаларында районда спортны үстерүгә актив өлеш керткәннәре, балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаганнары өчен Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Фәхретдинова Эльвина Хәмит кызы, «Спорт мәктәбе» МБУ директорының спорт эшләре буенча урынбасары;
Закиров Равил Дамир улы, «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт буенча инструкторы;
Кудрявцева Ләйсән Владимировна, Красновидово төп гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы;
Никашина Светлана Викторовна, спортчы;
Мифтахов Линар Дамир улы, спортчы.