2019 елның 10 августында Кама Тамагы штп Үзәк стадионында мини-футбол өчен яңа мәйданчыкны ачу тантанасы булды.
Универсаль мәйданчыклар төзү республика программасы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән Кама Тамагында футбол кыры барлыкка килде. Хәзер балаларның да, өлкәннәрнең дә буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге туды.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы җыелганнарга сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм районның балалар командалары арасында мини-футбол буенча ярышларны ачты.
Ярышларда 5 команда катнашты: «Кама-1», «Кама-2», «Кама-3», «Рудник», «Сөйки».
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын - Рудник
2 урын – Кама-2
3 урын – Кама-1