Кама Тамагы муниципаль районында физкультурачылар Көненә багышланган Спартакиада

2019 елның 10 августы, шимбә

2019 елның 10 августында Кама Тамагының Үзәк стадионында "Физкультурачылар көне" спорт бәйрәме оештырылды.

Әлеге чара кысаларында мини-футбол өчен яңа мәйданчыкны ачу тантанасы узды, спортчылар, спорт хәрәкәте ветераннары, тренерлар һәм укытучылар – спортчыларны хөрмәтләү булды. Шулай ук Кама Тамагы муниципаль районында физкультурачылар Көненә багышланган Спартакиаданы үткәрү, сыер савучылар арасында трактор руле артында механизаторлар ярышлары оештырылды.

Спорт бәйрәмендә районның 20 авыл җирлеге вәкилләре катнашты, Спартакиада бадминтон, өстәл теннис, шашка төрләре буенча үткәрелде.

Тамашачыларга да, шулай ук бу бәйрәмдә катнашучыларга да кызыклы булды. Чараны оештыручыларга аерым рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International