Хөрмәтле райондашлар!
Сезне ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Рухның тантанасын һәм әхлакый чисталыкны гәүдәләндерүче Корбан бәйрәме Исламның изге идеалларын – дин тотрыклылыгын, якыннарга мәхәббәтне, һәркемгә карата кайгыртуны һәм шәфкатьне гәүдәләндерә.
Ул кешеләрне өлкәннәргә ихтирам итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннар турында кайгыртырга, балаларны игелек һәм изгелек рухында тәрбияләргә өйрәтә.
Исламның югары гуманистик кыйммәтләре киләчәктә дә рухиятне, күпмилләтле районыбыз халыклары арасындагы бердәмлекне һәм татулыкны ныгытуга хезмәт итсен, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклап калырга ярдәм итсен.
Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм муллык, барлык башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар телим.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов