2019 елның 8 августында район мәдәният йорты бинасында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан оештырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Анда 11 эш бирүче: Кама Тамагы муниципаль районы мәгариф идарәсе, «Радуга» балалар бакчасы, «Солнышко» балалар бакчасы, «Татарстан почтасы» филиалы Кама Тамагы почтамты, «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Гипс компаниясе» ҖЧҖ, «Богородский рай» КЦСОН, Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе, «Кама Тамагы» агрофирмасы, «Бортас» агрофирмасы, «Тәмте» агрофирмасы вәкилләре катнашты.
Ярминкәгә килүчеләргә 112 эш урынына түбәндәге белгечлекләр буенча 67 вакансия тәкъдим ителгән: методист, укытучы, тәрбияче, хат ташучы, язылу буенча инструктор, психолог, бухгалтер, автомобиль йөртүче, агроном, слесарь-ремонтчы һәм башкалар.
Әлеге чарага 43 кеше килгән. Вакансияләр ярминкәсе барышында алар вакансияләр базасы, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган хезмәтләр, «Россиядә эш» порталының мөмкинлекләре белән таныштылар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә килүчеләргә эшкә урнашу, башка һөнәр алу яки квалификацияне күтәрү, үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтелде.